САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районда күп­ләп кош-корт са­тып алу­чы­лар­га субсидия булачак

Рес­пуб­ли­ка Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты авыл хал­кын эш­ле һәм аш­лы итү өчен аңа яр­дәм­нең төр­ле алым­на­рын га­мәл­гә кер­тә. Шәх­си ху­җа­лык­лар­га би­ре­лә тор­ган таш­ла­ма­лы кре­дит­лар, нә­сел­ле тер­лек са­тып алу, сы­ер, кә­җә ас­рау­чы­лар­га тер­лек азы­гы алу өчен суб­си­ди­я­ләр... Уз­ган ел­да ке­че фер­ма­лар тө­зер­гә ни­ят­ләү­че­ләр­гә 200 мең сум­га ка­дәр суб­си­дия би­ре­лә баш­ла­ды. Дәү­ләт­нең мон­дый яр­дә­мен...

Рес­пуб­ли­ка Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты авыл хал­кын эш­ле һәм аш­лы итү өчен аңа яр­дәм­нең төр­ле алым­на­рын га­мәл­гә кер­тә. Шәх­си ху­җа­лык­лар­га би­ре­лә тор­ган таш­ла­ма­лы кре­дит­лар, нә­сел­ле тер­лек са­тып алу, сы­ер, кә­җә ас­рау­чы­лар­га тер­лек азы­гы алу өчен суб­си­ди­я­ләр...

Уз­ган ел­да ке­че фер­ма­лар тө­зер­гә ни­ят­ләү­че­ләр­гә 200 мең сум­га ка­дәр суб­си­дия би­ре­лә баш­ла­ды. Дәү­ләт­нең мон­дый яр­дә­мен ра­йон­да был­тыр ту­гыз ке­ше ал­ды. Бы­ел да бу төр яр­дәм­нән фай­да­ла­ны­рга те­ләү­че­ләр шак­тый. Ә аның шарт­ла­ры ту­рын­да без язып чык­кан идек ин­де. Ки­мен­дә си­гез баш­ка исәп­лән­гән то­рак 2015 ел­да тө­зе­лә баш­ла­ган һәм ел ба­шы­на ху­җа­лык ке­нә­гә­сен­дә ки­мен­дә өч баш сы­ер бу­лыр­га ти­еш иде. Аны тө­зеп бе­те­реп, ал­ты ай­да мал бе­лән ту­ты­ру шар­ты да ку­ел­ды. Бы­ел биш баш­ка исәп­лән­гән то­рак тө­зе­сәң дә, суб­си­ди­я­гә өмет­лә­нә ала­сың, тик ул 100 мең сум­га ка­дәр би­ре­лә.

Алай гы­на да тү­гел, авыл ке­ше­се­нә күр­сә­те­лә тор­ган мон­дый яр­дәм төр­лә­ре бы­ел та­гын да ат­ты­рыл­ды. Күп­ләп кош-корт са­тып алу­чы­лар­га да бу­ла­чак суб­си­дия. Күп­ләп дию суб­си­ди­я­не ки­мен­дә - 50, әм­ма 100 баш­тан арт­ма­ган брой­лер че­бие, үр­дәк, каз бәб­кә­се, күр­кә са­тып алу­чы­лар­га би­рү­не аң­ла­та. Бер че­би­гә ул - 30, үр­дәк бәб­кә­се­нә - 80, каз бәб­кә­се­нә, күр­кә­гә 100 сум­нан тү­лә­нә­чәк. Шарт­ла­ры: бәб­кә, че­би­ләр бы­ел 1 ян­варь­дән 1 июнь­гә ка­дәр рес­пуб­ли­ка­да тер­кәл­гән кош­чы­лык ху­җа­лык­ла­рын­нан са­тып алын­ган бу­лыр­га ти­еш­ләр.

Суб­си­ди­я­нең та­гын бер тө­ре нә­сел­ле кә­җә алу­чы­лар­га би­ре­лә. Бер ху­җа­лык­ка биш баш­ка ка­дәр кә­җә алыр­га мөм­кин, бер кә­җә­гә 8000 сум суб­си­дия бу­ла­чак. Шар­ты: ки­мендә биш кә­җә­не биш ел дә­ва­мын­да ас­рар­га ки­рәк.

Сы­ер, кә­җә­гә азык өчен ге­нә тү­гел, бия ас­рау­чы­лар­га да азык­ка суб­си­дия бу­ла­чак бы­ел. Бер баш­ка - 3000 сум исә­бен­нән. Шар­ты: бы­ел­ның 1 ян­ва­ре­на ху­җа­лык ке­нә­гә­сен­дә би­я­нең тер­кәл­гән бу­луы һәм ел ахы­ры­на ка­дәр ас­рау.

Алай гы­на да тү­гел, бы­ел сы­ер­лар­га ве­те­ри­нар­лар та­ра­фын­нан уз­ды­рыл­ган про­фи­лак­ти­ка ча­ра­ла­ры, алар­ны ясал­ма ор­лык­лан­ды­ру­га кит­кән чы­гым­нар­ны кап­лау­га да суб­си­дия бар. Бер баш сы­ер­га - 300 сум исә­бен­нән. Шар­ты: про­фи­лак­тик ча­ра уз­ды­ру­га ра­йон ве­те­ри­на­рия бер­ләш­мә­се бе­лән ки­ле­шү тө­зү, ясал­ма ор­лык­лан­ды­ру­ның нә­ти­җә­ле бу­луы.

Бу суб­си­ди­я­ләр­не алу өчен авыл җир­лек­лә­ре баш­кар­ма ко­ми­тет­ла­ры­на мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк. Га­ри­за язу тәр­тип­лә­ре, бар­лык шарт­ла­ры рес­пуб­ли­ка­ның Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы сай­тын­да "Г­ран­ты фер­ме­рам, сель­хозп­ро­из­во­ди­те­лям и суб­си­дии ЛПХ" ди­гән бү­лек­тә дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев