САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районда Илдар Халиков булып китте

Бүген Ләке авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Аны ачу тантанасында республика Премьер-министры Илдар Халиков, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. - Сезгә республика лидеры Рөстәм Миңнехановтан бәйрәм котлаулары алып килдем, - диде үзенең чыгышында Илдар Шәүкәтович. - Соңгы вакытларда республикада ачыла торган яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар -...

Бүген Ләке авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Аны ачу тантанасында республика Премьер-министры Илдар Халиков, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар.
- Сезгә республика лидеры Рөстәм Миңнехановтан бәйрәм котлаулары алып килдем, - диде үзенең чыгышында Илдар Шәүкәтович. - Соңгы вакытларда республикада ачыла торган яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар - барысы да - Республика Президент программалары буенча төзелә. Авыл хуҗалыгында да төзелешләр бара, яңа эш урыннары булдырыла. Болар барысы да авылны, халыкның телен, мәдәниятен саклап калу өчен эшләнә. Сезнең дә тормышыгыз җырлардай матур булсын.
Ул мәдәният йортына 100000 сумлык сертификат тапшырды.
Күпфункцияле үзәк бинасында ФАП та урнашкан. Илдар Халиков аның белән дә танышты, медиклар белән сөйләште.
Сарманда ул "Сандугач" балалар бакчасын карады, Сарман аграр көллиятендә булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X