САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район ЮХИДИ бүлекчәсе штрафларны вакытында түләргә өнди

Районда юл иминлеген тәэмин итү өчен Сарман ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан туктаусыз эш алып барыла. Һәлакәтләргә юл куючы факторларны киметү - ул беренче чиратта юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклау. Мәсәлән, быел гыйнвар аенда барлыгы 583 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. РФ административ җаваплылык кодексының 20.25. маддәсе нигезендә административ штрафны закон нигезендә күрсәтелгән...

Районда юл иминлеген тәэмин итү өчен Сарман ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан туктаусыз эш алып барыла. Һәлакәтләргә юл куючы факторларны киметү - ул беренче чиратта юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклау. Мәсәлән, быел гыйнвар аенда барлыгы 583 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде.

РФ административ җаваплылык кодексының 20.25. маддәсе нигезендә административ штрафны закон нигезендә күрсәтелгән срокта түләмәгән өчен икеләтә күләмдә штраф суммасын түләү җәзасы каралган, ләкин бу сумма 1000 сумнан да ким булмаска тиеш, яки закон бозучыга 15 тәүлеккә кадәр арест бирелә, шулай ук 50 сәгаткә кадәрле мәҗбүри эшләр дә кулланылырга мөмкин. Шулай итеп, вакытында түләнмәгән штраф өчен сез яңадан 1000 сумыгызны чыгарып салырга тиеш буласыз, шул ук вакытта штрафнын суммасы да яңадан түләнергә тиеш. Моннан тыш, суд приставы-башкаручысы беркетмәләр төзергә хокуклы.

Исегезгә төшерәбез: штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык карар чыгарганнан соң 71 нче көнгә башлана, яки 60 көн ирекле түләү һәм 10 көн шикаять бирү срогыннан соң.

Шундый катгый чараларга карамастан, тәртип бозучылар арасында бу таләпләргә игътибар итмәүчеләр дә бар. Агымдагы елда безнең районда штрафларны вакытында түләмәгән өчен барлыгы 17 административ материал төзелде.

Мондый төр чаралар куллану кагыйдә бозучыларның җәзадан котыла алмауларын тәэмин итәчәк, ә һәр кагыйдә бозган өчен шоферлар түләп барсалар, киләчәктә кагыйдәләрне бозмаслар дип ышанасы килә.

2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән закон нигезендә, кагыйдә бозучыларга штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге бар. Штрафны карар чыккан көннән соң 20 көн дәвамында яртысы күләмендә түләргә була. Моның турында карарга махсус билге куела. Ләкин бу яңалык исерек килеш транспорт чарасы белэн идарә итүчеләргә, исереккә идарә итү өчен транспорт чарасын бирүче транспорт хуҗаларына, алкоголь эчемлекләр куллануга медицина тикшерүе узудан баш тартучыларга һәм башка шундый авыр кагыйдә бозу очракларына кагылмый.

Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, район ЮХИДИ бүлекчәсе штрафларны вакытында түләргә һәм шулай ук кагыйдә бозмаган кешенең генә штрафлар түләмәгәнлеген истән чыгармаска өнди.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев