САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район ветараннары «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 46 мең 177 кешене медаль белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды.

Ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына һәм «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесенә ия гражданнарга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылачак. Мондый төр категориягә районда 20 ветеран керә. Дәрәҗәле бүләкне безнең районның да хөрмәтле кешеләре алачак. Бәйрәм көненә өч ветеранга медаль кайтты. Якын көннәрдә аны барлык сугыш ветераннары да алачак. 

Республика иминлеге өчен озак еллар фидакарь хезмәт куйганнары һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен, Яңа Имән авылында яшәүче Касыйм Маликовка, Иске Имәндә гомер кичерүче Мияссәрә Шакировага, Җәлил бистәсе ветераны Генадий Мартьяновка район башлыгы Фәрит Хөснуллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев