САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район Советының чираттагы утырышы узды

Бүген район Советының чираттагы VII утырышы узды. Аны муниципаль район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек Фәрит Мөнәвирович Мортыштамак авыл җирлегеннән район Советына тәкъдим ителгән депутат Ризван Закировка таныклык тапшырды. Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар нәтиҗәләре буенча участок сайлау комиссияләре рәисләре Рамил Байрашев,...

Бүген район Советының чираттагы VII утырышы узды. Аны муниципаль район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.

Иң элек Фәрит Мөнәвирович Мортыштамак авыл җирлегеннән район Советына тәкъдим ителгән депутат Ризван Закировка таныклык тапшырды. Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар нәтиҗәләре буенча участок сайлау комиссияләре рәисләре Рамил Байрашев, Сафуан Газизов, сәркатипләр Гөлчәчәк Әхмәтшина, Резедә Сорокина ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Утырышның беренче көн тәртибе - "2017 елга, шулай ук 2018 һәм 2019 елгы план чорына Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеше фаразы турында" сүз район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимовага бирелде. "2017 елга, шулай ук 2018 һәм 2019 елгы план чорына беренче укылышта Сарман муниципаль районының бюджет проекты турында" район финанс -бюджет палатасы рәисе Ләйсән Зыятдинова чыгыш ясады. Район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Илгизәр Габделгазизов өстәмә доклад белән чыкты.

Утырышта 44 район Советы депутатының 40ы катнашты. Алар каралган сораулар буенча карарлар кабул иттеләр. Сарман муниципаль районының 2017, шулай ук 2018 һәм 2019 елгы план чорына бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде. Утырыш эшенә район прокуроры, оешма-предприятие җитәкчеләре дә чакырулы иде.

Тагын да күбрәк фотолар - Сарман муниципаль районы порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев