САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Бүген район мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Соңгы дәрестән, чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына чакырып, кыңгырау чыңлады.

Сарман урта мәктәбендә дә аны истә калырлык итеп бәйрәм иттеләр. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова, мәгариф бүлеге белгече Айгөл Әхмәдуллина, ата-аналар исеменнән Миләүшә Зарипова, укытучылар ихлас теләкләрен җиткерделәро. Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм ул.Һәркемне балачагына, мәктәп елларына алып кайта торган дулкынландыргыч бәйрәм. Алда зур сынаулар көтә. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, хыялларны чынга ашырырга язсын. Хәерле юл, укучылар!
Быел район мәктәпләрен 144 укучы тәмамлый. 389 укучы тугызынчы сыйныфны бетерә. 381 бала башлангыч мәктәп белеме алып, бишенче сыйныфка укырга барачак.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев