САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район халкы киләчәк өчен тавыш бирде

Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов 2016 ел­ның 18 сен­тяб­рен­дә VII ча­кы­ры­лыш Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Фе­де­раль Җы­е­ны Дәү­ләт Ду­ма­сы­на уз­ган сай­лау­лар­да ак­тив кат­наш­ка­ны өчен рес­пуб­ли­ка хал­кы­на рәх­мәт бел­дер­де. «­Сай­лау учас­ток­ла­ры­на кил­гән һәм ту­ган рес­пуб­ли­ка­сын хуп­ла­ган өчен бар­лык та­тарс­тан­лы­лар­га рәх­мәт! «Бер­дәм Рос­си­я» пар­ти­я­се өчен та­выш би­рү­е­гез­нең юга­ры нә­ти­җә­лә­ре - чын­лык­та хә­зер­ге ха­ки­ми­ят­кә һәм...

Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов 2016 ел­ның 18 сен­тяб­рен­дә VII ча­кы­ры­лыш Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Фе­де­раль Җы­е­ны Дәү­ләт Ду­ма­сы­на уз­ган сай­лау­лар­да ак­тив кат­наш­ка­ны өчен рес­пуб­ли­ка хал­кы­на рәх­мәт бел­дер­де.

«­Сай­лау учас­ток­ла­ры­на кил­гән һәм ту­ган рес­пуб­ли­ка­сын хуп­ла­ган өчен бар­лык та­тарс­тан­лы­лар­га рәх­мәт! «Бер­дәм Рос­си­я» пар­ти­я­се өчен та­выш би­рү­е­гез­нең юга­ры нә­ти­җә­лә­ре - чын­лык­та хә­зер­ге ха­ки­ми­ят­кә һәм тот­рык­лы со­ци­аль-икъ­ти­са­ди курс­ка, җәм­гы­ять­тә тот­рык­лы­лык­ны, эт­ни­ка­ра һәм ди­ни­а­ра та­ту­лык­ны һәм ты­ныч­лык­ны сак­лап ка­лу­га ыша­ны­чы ул. Без Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Дәү­ләт Ду­ма­сы­на «Та­тарс­тан ко­ман­да­сын» - тәҗ­ри­бә­ле про­фес­си­о­нал­лар­ны һәм рес­пуб­ли­ка пат­ри­от­ла­рын җи­бә­рә­без», - ди­де Рөс­тәм Миң­не­ха­нов.

Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты, сай­лан­ган де­пу­тат­лар кор­пу­сы та­тарс­тан­лы­лар мән­фә­гать­лә­рен як­лап фе­де­раль дә­рә­җә­дә нә­ти­җә­ле эш күр­сә­тер­ләр, дип ыша­ныч бел­дер­де.

Сай­лау­лар­га, нин­ди дә­рә­җә­дә бул­ма­сын, без­нең ха­лык элек-элек­тән мө­һим ва­кый­га итеп ка­рый һәм зур җа­вап­лы­лык бе­лән ки­лә. Авыл­лар­да ул үзе­нә кү­рә бер бәй­рәм тө­сен ала: кой­ма­гы пе­шә, са­ма­вы­ры кай­ный, клуб­тан җыр-му­зы­ка та­ра­ла. Күп­че­лек авыл­лар­да сай­лау учас­ток­ла­ры да клуб­лар­да, мә­дә­ни­ят йорт­ла­рын­да ур­на­ша.

Мин мәк­тәп­тә укы­ган ел­лар­да, ни­чән­че класс­та икә­не ис­тә кал­ма­ган, ән­кәй авыл со­ве­ты де­пу­та­ты бу­лып тор­ды. Әти­лә­ре ва­фат бу­лып, әни­лә­ре тәр­би­я­сен­дә ге­нә үсү­че кыз­лар­га уку елы баш­ла­ныр ал­дын­нан мәк­тәп фор­ма­ла­ры тап­шы­рыр­га бар­га­нын хә­тер­лим. Бу ва­кы­ты­на кү­рә де­пу­тат­лар­ның ярый­сы гы­на яр­дә­ме бул­ган ин­де. Тү­бән­рәк класс­лар­да укы­ган чак бит, де­пу­тат­лар­ның та­гын ни­ләр эш­лә­ве бе­лән кы­зык­сы­ныр­га баш­ка да кил­мә­гән. Ә ала­рын ин­де үс­кәч аң­лый­сың, сай­лау­лар­га да авыл­даш­лар­ның ник шу­лай зур­лап бар­ган­на­ры­на тө­ше­нә­сең.

18 сен­тябрь­дә ил бе­лән сай­ла­дык. Бер­дәм сай­лау кө­не без­нең өчен шу­лай ук мө­һим иде - ки­лә­чәк биш елы­быз­ны хәл итә­чәк де­пу­тат­лар өчен та­выш бир­дек. Дәү­ләт Ду­ма­сы­на бы­ел алар кат­наш сис­те­ма бу­ен­ча сай­лан­ды: 450 кан­ди­дат­ның 225е - пар­тия исем­лек­лә­ре бу­ен­ча тер­кәл­гән, ә 225е бер ман­дат­лы ок­руг­лар­дан күр­сә­тел­гән­нәр иде. Ра­йон­да 43 сай­лау учас­то­гы эш­лә­де. Алар сә­гать си­гез­дә ачы­лыр­га ти­еш бул­са да, күп­че­ле­ге­нә ха­лык си­гез тул­ган­ны көт­ми­чә җы­ел­ган иде ин­де. Оеш­ты­ру­чы­ла­ры ни­чә­дә кил­гән­дер, ишек ачы­лу­га, ин­де чәй­ле та­бы­ны да әзер, сәү­дә нок­та­сы да ур­наш­кан, җыр­чы, би­ю­че­лә­ре дә шун­да иде. Сар­ман­ның без сай­ла­ган 2533нче учас­то­гын­да сән­гать мәк­тә­бе­нә йө­рү­че­ләр­нең кул эш­лә­рен­нән күр­гәз­мә дә оеш­ты­рыл­ган иде. Кыс­ка­сы, бәй­рәм ру­хы би­рер­гә ты­рыш­кан­нар, һәм ул ки­леп чык­кан.

- Без­нең учас­ток­та сай­лау­чы­лар шу­лай гел ак­тив, ва­кый­га­ның мө­һим­ле­ген аң­лый­лар, - ди учас­ток сай­лау ко­мис­си­я­се рә­и­се Ре­зе­дә Вә­ли­е­ва. - Бе­рен­че бу­лып та­выш би­рү­че­ләр­гә кеч­ке­нә күч­тә­нәч­ләр дә әзер­лә­гән идек.

Ра­йон­да сай­лау­лар оеш­кан төс­тә, ха­лык­ның зур ак­тив­лы­гы бе­лән уз­ды. 27577 сай­лау­чы­ның 27074е, ягъ­ни 98,2 про­цен­ты та­выш би­рүе шул ту­ры­да сөй­ли. Алар­ның 60 про­цент­ка якы­ны ин­де сә­гать ун­бер тул­ган­чы ук үз сү­зен әйт­кән иде. Үз сү­зен, ди­гән­нән, сай­лау­лар­да кат­наш­кан ра­йон­даш­лар­ның 96,9 (26247 ке­ше) про­цен­ты үз та­выш­ла­рын «Бер­дәм Рос­си­я» пар­ти­я­се өчен бир­гән. ЛДПР алар­ның - 0,9 (244 ке­ше), КПРФ - 0,9 (240 ке­ше), «Га­дел Рос­си­я» - 0,3 (84 ке­ше), «Яб­ло­ко» - 0,1 (37 ке­ше), «Рос­сийс­кая пар­тия пен­си­о­не­ров за сп­ра­вед­ли­вость» 0,1 (32 ке­ше) про­цент та­выш­ла­рын җый­ган. Әлмәт бер мандатлы сайлау округыннан күрсәтелгән кандидат Ринат Хәйров өчен район сайлаучыларының 92,57 проценты тавыш биргән. Авыл җир­лек­лә­рен­дә ха­лык­ның ни­чек та­выш би­рүе бе­лән без­нең сай­тта та­ны­шыр­га мөм­кин.

Һәр­кем үз кү­ңе­ле ку­шуы бу­ен­ча та­выш бир­гән­дер. Ки­лә­чәк­тә та­гын да ях­шы­рак яшик, ди­гән уй-те­ләк бе­лән.

Рә­и­сә Фә­рет­ди­но­ва. Сар­ман авы­лы:

- Сай­лау­лар­га ба­ру - ул без­нең бу­ры­чы­быз. Һәр­кем үз сү­зен әй­тер­гә ти­еш. Ми­нем сай­лау­лар­да бер­кай­чан да кат­наш­мый кал­га­ным юк. Иле­бе­з­нең ки­лә­чә­ге ыша­ныч­лы кул­лар­да бул­сын, дип та­выш бир­дем.

Кад­рия Ног­ма­но­ва. Сар­ман авы­лы:

- Ил­дә­ге бү­ген­ге тот­рык­лы­лык ал­га та­ба да сак­ла­ныр­га ти­еш. Ал­ла­га шө­кер, эш­лим ди­гән ке­ше­гә шө­гыль та­бып бу­ла, ты­ныч­лык­та яши­без. Мин карт­лы­гы­быз рә­хәт үт­сен, ба­ла­ла­ры­быз­ның, онык­ла­ры­быз­ның ки­лә­чә­ге өмет­ле бул­сын, дип, үзем ышан­ган ке­ше­ләр­гә та­выш бир­дем.

Дәү­ләт Ду­ма­сын­да Та­тарс­тан­нан 16 де­пу­тат эш­лә­я­чәк. Алар­ның уны­сы - пар­тия исем­лек­лә­ре бу­ен­ча, ал­ты­сы - бер ман­дат­лы ок­руг­лар­дан уз­ган.

Якташыбыз - Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов районда сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев