САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район егетләре Бөтенроссия бокс турнирында җиңделәр

6-8 май көннәрендә Баулы шәһәрендә бокс буенча СССР спорт мастеры И.С. Чернов истәлегенә XV Бөтенроссия турниры үтте. Анда 120ләп спортчы катнашты. 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Сарманнан Динар Зиатдинов (2001 елгы) өч тапкыр җиңде һәм беренче урынны яулады. Әлмәт авылыннан Вилдан Юнысов (2005 елгы, 38 килограммга кадәр авырлык категориясе) шулай...

6-8 май көннәрендә Баулы шәһәрендә бокс буенча СССР спорт мастеры И.С. Чернов истәлегенә XV Бөтенроссия турниры үтте. Анда 120ләп спортчы катнашты. 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Сарманнан Динар Зиатдинов (2001 елгы) өч тапкыр җиңде һәм беренче урынны яулады. Әлмәт авылыннан Вилдан Юнысов (2005 елгы, 38 килограммга кадәр авырлык категориясе) шулай ук өч җиңү белән беренче булды.

"15-17 май көннәрендә Әлмәт шәһәрендә СССР спорт мастеры М.М. Акчурин призына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган II Республика турниры үтәчәк. Анда безнең район данын Динар Зиатдинов, Вилдан Юнысов һәм Азат Мингазов (Әлмәт авылы, 2002 елгы, 40 килограммга кадәр авырлык категориясе) яклаячаклар. Призлы урыннар алмыйча кайткан юк, монсында да уңышлы чыгыш ясарбыз дип өметләнәбез", - диде егетләрнең тренеры, СССР спорт мастеры Артур Манукян.

Ә без спортчыларга уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев