САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район башлыгы акциягә кушылды

Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акцясме дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, акциягә кушылып,...

Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акцясме дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, акциягә кушылып, Җәлил картлар һәм инвалидлар йортын «Сарман»га яздырды.

- «Сарман» газетасы - район көзгесе ул, - ди Фәрит Мөнәвирович. - Район сулышын, көндәлек тормышын аның аша беләбез. Хезмәт алдынгылары, үрнәк гаиләләр турында газетадан укыйбыз, гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән танышабыз. Анда халык, үзен борчыган сорауларны күтәреп, җавап та ала. Район газетасы һәр гаиләдә яратып укыла торган басма булсын иде.

Сез дә акциягә кушылырсыз, дип уйлыйбыз, хөрмәтле газета укучылар! Аңа почта бүлекчәләрендә дә, хат ташучылар аша да, дәүләт хезмәтләре порталында да язылырга мөмкин. Еракта яшәүчеләрне исә газетаның электрон вариантына яздыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев