САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район архив бүлеге зур җиңү яулады

Татарстан Республикасы Дәүләт Комитеты 2019 елда муниципаль районнарның архивларына грант ярдәме алу конкурсына нәтиҗәләр ясады. Бәйге агымдагы елның 27 маеннан 5 июльгә кадәр ике номинациядә үткәрелде.

  • Беренче – “Рәсәй Федерациясе Архив фонды һәм башка төр архив документларын саклауны тәэмин итү проектларына ярдәм” номинациясендә – җиде, “Рәсәй Федерациясе Архив фонды һәм башка төр архив документларын куллану һәм популярлаштыру проектларына ярдәм” номинациясендә сигез җиңүче билгеләнде.
    Конкурста 34 муниципаль архив катнашырга теләк белдерә. Беренче номинация җиңүчеләре арасында безнең район Башкарма комитетының архив бүлеге дә бар. Быел да бүлек республикакүләм зур җиңүгә иреште.
    - Әлеге бәйгедә икенче ел инде катнашабыз. Быел “Нәрсәдән барысы да башланды” - ликвидацияләнгән колхозларның берләштерелгән “Ленин юлы” (“Путь Ленина”) архив фонды документларының электрон куллану фондын булдыру проектын тәкъдим иттек. Аның максаты әлеге фондның 1930-1973 еллар өчен булган 427 эш күләмендәге документларының электрон копияләре базасын формалаштыру һәм ТР Бердәм архив мәгълүмати системасына тапшыру иде. Берләштерелгән архив фонды 39 ликвидацияләнгән колхозның күрсәтелгән период документларын үз эченә ала. Моңа правление һәм колхозның гомуми җыелыш беркетмәләре, еллык отчетлар, еллык производство финанс планы керә. Барлыгы 61233 сканлаштырган битне тәшкил итә. Әлеге документлар тарихчылар, укытучылар, төбәкне өйрәнүчеләр, студентлар һәм тикшеренү эшләре алып баручылар өчен зур әһәмияткә ия, - ди архив бүлеге начальнигы Гөлшат Солтангалиева.
    Җиңүче буларак, архив бүлеге гомуми бәясе 480 меңлек А2 форматындагы планетар сканер һәм аңа кирәкле аксессуарлар белән бүләкләнә. Икенче номинация җиңүчеләренә 205 мең сумга күргәзмә стенды, видеопроектор, ноутбук, экран тапшырыла.
    Альбина Сабирова язмасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев