САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Рангазар авыл җирлегендә референдум һәм сайлаулар уза

Бүген Рангазар авыл җирлеге буенча җирле референдум уза. 14 сәгать 30 минутка алынган нәтиҗәләр буенча, 307 кешенең 170е тавыш биргән. Асфан Нуриәхмәтов, Рангазар авыл җирлеге башлыгы: - Бүгенге референдумда үзара салымны кертү-кертмәү мәсьәләсе карала. Халык үзара салымны кертергә теләк белдерсә, авылның Киров һәм Советская урамнарының юллары төзекләндереләчәк. Раиф Асылов, хезмәт...

Бүген Рангазар авыл җирлеге буенча җирле референдум уза. 14 сәгать 30 минутка алынган нәтиҗәләр буенча, 307 кешенең 170е тавыш биргән.
Асфан Нуриәхмәтов, Рангазар авыл җирлеге башлыгы:
- Бүгенге референдумда үзара салымны кертү-кертмәү мәсьәләсе карала. Халык үзара салымны кертергә теләк белдерсә, авылның Киров һәм Советская урамнарының юллары төзекләндереләчәк.
Раиф Асылов, хезмәт ветераны:
- Үзара салымны кирәк дип уйлыйм, чөнки ул акчалар читкә китми, ә үзебезнең авылга кала.
Референдум белән бер үк вакытта авыл җирлеге Советы депутатларын өстәмә сайлау үтте. 2 нче Рангазар бер мандатлы сайлау округына депутатлыкка кандидатлар - Гүзәл Гәрәева, Александр Кудряшов, 3 нче бер мандатлы сайлау округына - Радик Сабиров, Таһир Сөләйманов.

Сайлаулар барышын Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан Солтанов карарга килгән иде.

Рангазардан кала, сайлаулар Яңа Имән, Ләшәү Тамак, Чукмарлы авыл җирлекләрендә уза.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев