САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Песиләрдән коронавирус йогамы?

Кояш җылырак карый башлаган саен, этләр, песиләр дә урамга тартыла. Әле монда, әле тегендә кояш җылысына иркәләнеп яткан дүрт аяклы дусларыбызны күрергә мөмкин. Нихәл итәсең, аларга карантин юк.

Шушы көннәрдә телевидениенең үзәк каналларының берсендә күренекле алып баручы тарафыннан оештырылган тапшыру нәкъ менә хайваннарның коронавирус белән авыру-авырмауларына багышланды. Белгечләр әйтүенчә, коронавирус этләрдә дә, мәчеләрдә дә була, тик башка формада. Ә иң мөһиме коронавирус песиләрдән, этләрдән кешегә йокмый, ә кешедән аларга йогарга мөмкин икән. Шунысын да әйтергә кирәк, якын арада этләрне коронавируслы кешене тану максатларында куллану турында да уйлыйлар булып чыкты. Тик моны белгечләр әлегә авыру кешедән спицифик ис килергә һәм эт аны шул ис буенча танырга мөмкин дип фаразлыйлар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев