САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре Җәлил бистәсенең консультация ноктасында гражданнар кабул итә.

Һәр атнаның сишәмбесе Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре Җәлил бистәсенең консультация ноктасында гражданнар кабул итә. 2017 елның 10 ае эчендә алар барысы 1268 кеше кабул иттеләр. Җәлил халкы һәм бистәгә якын торучылар бик еш кына пенсия күләме турында белешмә алырга, эштән киткәнлек турында белешмә тапшырырга, иминият таныклыклары алырга, 1,5...

Һәр атнаның сишәмбесе Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре Җәлил бистәсенең консультация ноктасында гражданнар кабул итә. 2017 елның 10 ае эчендә алар барысы 1268 кеше кабул иттеләр. Җәлил халкы һәм бистәгә якын торучылар бик еш кына пенсия күләме турында белешмә алырга, эштән киткәнлек турында белешмә тапшырырга, иминият таныклыклары алырга, 1,5 яшькә кадәр балалар тәрбияләгән чорны иминиятләнмәгән чорга алмаштыру турында гариза бирергә килә. Белгечләр шулай ук вакытыннан алда, картлык буенча пенсия формалаштыру өчен нәрсә эшләргә кирәк, эштән туктаган вакытта пенсияне индексацияләү тәртибе, пенсиянең тупланма өлешен ничек итеп алырга, ана капиталы акчаларын нәрсәгә тотарга була һәм башка бик күп төрле сорауларга җавап бирә.

Мондый алым Җәлил халкы һәм якын-тирә авыллар өчен бик уңайлы һәм халык та белгечләр эшеннән канәгать.

материалны җибәрде:Багманова Лалә

фото:https://pixabay.com/ru/ключевые-слова-ежегодный-отчет-2442435/ алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев