САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Әниләргә бәйрәм бүләк иттеләр

Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык өлгесе, иман көзгесе булган. Шәригать кануннары буенча да ул - тормыш тоткасы.


Кичә, 8 март бәйрәме уңаеннан, гаиләләрендә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр кунакка чакырылды. Мул табыннар артына җыеп, гүзәл затларыбызга күңелле бәйрәм кичәсе оештырылды. Миләүшә Мөдәфис кызы , төп эшеннән тыш, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы әгъзасы буларак та, милләтебезнең рухи кыйммәтләрен үстерүгә, татар мохите булдыруда, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә актив катнаша.

 — Бүгенге бәйрәм кәефләрегезне күтәрсен. Физик мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләү күп сабырлык, тырышлык сорый. Сез һәрберегез аны лаеклы башкарасыз, сезнең шундый олы йөрәкле булуыгыз сокландыра. Әлеге бүләк аша безнең күңел җылысы күчсен, - диде Миләүшә һәм әниләргә чәчәк белән йомшак шәл бүләк итте.   Бу мизгелдә әниләрнең күзләре яшьләнде. Бер җылы сүз җитә җанны эретергә, дип, юкка әйтелмидер. Районыбызның актив хәйриячесенә район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары, видеолары.

 


Автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев