САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан республикасының Конституция көне белән котлый

25 ел элек безнең төп законыбыз - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Ул Татарстан дәү-ләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм социаль дәүләт төзелешендә мөһим адым булды. Татарстан Конституциясе шәхес иреген һәм хокукларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принциплары-на нигезләнеп төзелгән. Нәтиҗәдә җәмәгатьчелекнең төрле өлкәдәге башлангычларының, аның идарә итүдә катнашуының...

25 ел элек безнең төп законыбыз - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Ул Татарстан дәү-ләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм социаль дәүләт төзелешендә мөһим адым булды.

Татарстан Конституциясе шәхес иреген һәм хокукларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принциплары-на нигезләнеп төзелгән. Нәтиҗәдә җәмәгатьчелекнең төрле өлкәдәге башлангычларының, аның идарә итүдә катнашуының әһәмияте арта бара. Халыкның социаль активлыгы арту республика Конституциясе принципла-рының тормышчан булуын раслый.

Дөньяда тотрыксызлык арткан, җимергеч идеологияләр һәм хәрәкәтләр таралу янаган чорда ныклык һәм бер-ләшү аеруча әһәмиятле. Республиканың төп законы республикабыз мәнфәгатьләрен оста итеп яклауның, җәмгыятьтә тарихка, рухи гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә карата хөрмәт хисе тәрбияләүнең хокукый ниге-зе булып тора.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Конституциясе көне белән кот-лыйм! Сезгә саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет телим. Өйләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын. Законны һәм бер-беребезнең хокук-ларын хөрмәт итеп яшик.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев