САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче Сарман егетләре сәлам җибәрәләр

Сарман һәм Мөслим районнары җитәкчелеге вәкилләре һәм әти-әниләр шушы көннәрдә Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы Шарапово бистәсендә урнашкан хәрби частьтә булып кайттылар. Әлеге частьне безнең район һәм мөслимлеләр хакимият килешүе нигезендә шефлыкка алдылар. Бүгенге көндә анда 9 - Сарман, 22 Мөслим егете хезмәт итә. Безнең егетләр сак, тәэмин итү һәм автомобиль...

Сарман һәм Мөслим районнары җитәкчелеге вәкилләре һәм әти-әниләр шушы көннәрдә Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы Шарапово бистәсендә урнашкан хәрби частьтә булып кайттылар. Әлеге частьне безнең район һәм мөслимлеләр хакимият килешүе нигезендә шефлыкка алдылар. Бүгенге көндә анда 9 - Сарман, 22 Мөслим егете хезмәт итә. Безнең егетләр сак, тәэмин итү һәм автомобиль хезмәте күрсәтү роталарында хәрби бурычларын үтиләр. Алар хезмәт күрсәтә торган хәрби белгечләр әзерләү буенча күптармаклы үзәкнең оешыуна 55 ел тулган. Шул уңайдан частьтә зур тантана узды, бик күп мәртәбәле кунаклар чакырулы иде. Официаль өлеше алдыннан плацта тантаналы тезелү һәм стройда үтү булды. Шунда ук тәбрикләүләр дә оештырылды. Сарман егете Хәмитов Рамил Зәкиҗан улына хәрби хезмәттәге уңышлары өчен часть командирының Мактау грамотасы тапшырылды.

Тулырак язманы газетабыздан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев