САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт хакы 210 мең сумга җитте

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларның айлык хезмәт хакын 1 октябрьдән 10,5 процентка индексацияләделәр. Шул рәвешле, аларның хезмәт хакы 210 мең сумнан артып китәчәк. РФ Кораллы көчләре газетасы - «Красная звезда» шул хакта хәбәр итә.

«2023 елның 1 октябреннән хәрбиләрнең хезмәт хакын 10,5 процентка индексацияләделәр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга акчалата түләүләр аена 210 мең сум тәшкил итәчәк», - диелә газетада. Моннан тыш, хәрби пенсияләр дә 10,5 процентка индексацияләнгән.

Алдагы өч елга исәпләнгән бюджет проектында илкүләм оборонага чыгымнарның гомуми күләме 2024 елда 10,8 триллион сум тәшкил итәчәк.

Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта хәрби хәрәкәтләр зонасына килгәч кайбер өстәмә түләүләр һәм махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклар өчен түләүләр каралган.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга тәүлек саен 4240 сум акча күчерелә, хезмәт хакына хәрби вазифа буенча ике оклад күләмендә айлык өстәмә, хәрби техниканы юк иткән өчен түләүләр, шулай ук дошман белән турыдан-туры очрашкан районнарда хәрби бурыч үтәгән вакытта һәр тәүлек өчен 8 мең сум түләү каралган, дәүләт бүләкләренә лаек булучыларга хәрби вазифа һәм хәрби дәрәҗә буенча биш оклад күләмендә бер тапкыр акча бирелә.

Контракт нигезендә хезмәт итүче хәрбиләргә РФ Президенты Указы белән аерым тәртиптә 15 мең сум күләмендә айлык социаль түләү билгеләнгән. Шул ук вакытта, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган хәрбиләрнең хезмәт хакына өстәмә рәвештә хәрби вазифалар биләүче курсантларга – 172 мең, башка хәрби вазифалар биләүче хәрби хезмәткәрләргә 158 мең сум каралган.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maxsus-xarbi-operaciyada-katnasucylarnyn-xezmat-xaky-210-men-sumga-itte-5878493

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев