САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кызлары туган Салиховлар 8800 сумлык бүләккә ия булдылар

ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 4 декабрендә чыккан 1100 нче санлы карары нигезендә, 2020 елдан башлап, Татарстан Республикасында даими яшәүче җан башына туры килүче уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган яңа туган сабыйлары булган гаиләләр бала кирәк-яраклары тутырылган бүләк комплектка ия булачаклар.

Бүләк бала тудыру йортында баланы алып чыкканда биреләчәк. Шундый бүләккә лаек булган беренче гаиләне – Илдар һәм Зилә Салиховларны бүген кызлары тууы белән район, үзәк шифаханә җитәкчелеге, туганнары тәбрикләделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Салиховларга изге теләкләрен җиткерде, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткасын укып, бүләк тапшырды. Кызлары Айзилә туу шатлыгын район үзәк шифаханәнең баш табибы Айрат Галимов, район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, материаль ярдәм күрсәтү Республика үзәге филиалы бүлекчәсе мөдире Резедә Хаҗиева, туганнары да уртаклаштылар.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев