САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Комиссия утырышында юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләштеләр

Кичә Юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясенең Министрлар Кабинетында узган утырышында быелның тугыз аенда булган юл-транспорт вакыйгалары, юлларны кышка әзерләү турында сөйләштеләр.

Соңыннан юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең утырышы булды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Әлфис Мөхәммәтгәрәев алып барды. Юлларда аварияләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда кимрәк булса да, әле борчылу тудыра торган мәсьәләләр шактый. Машина йөртүчеләр үз тормышлары өчен генә түгел, пассажирларныкы өчен дә җаваплы булуларын онытмаска, җәяүлеләр дә юлларны тиешле урында, игътибар белән аркылы чыгарга тиешләр. Кагыйдәләр катлаулы да түгел, югыйсә. Әмма шуларны үтәмәү аянычлы хәлләргә китерә. Кагыйдәләрне үтәп, исән-имин яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев