САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Хәтер исән

15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. Ул илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Авыр булса да, бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.

Мәктәбебез өчен бу бигрәк тә мөһим. Белем учагының ике укучысы ерак Әфган җирендә башын салган. Аларның исемнәре диварыбызга уеп язылган, күңелләрдә, хәтерләрдә яши, яшәргә тиеш. Һәр ел бу көнне мәктәпкә интернационалист сугышчылар җыела, искә алу чаралары үткәрелә. Быелгысы да “Хәтер исән” митингы белән башланып китте. Анда 9-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар, бистә хакимияте вәкилләре, әфганчылар катнашты. Митингта катнашучылар алдында Эльвира Нәкыйп кызы Хәлиуллина, Хәлил Мирзаһит улы Миргасимов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев