САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Хөснуллина Илмира Садертдин кызы бүген туган көнен билгели

Бүген Рангазар авылында балалар бакчасында эшләүче иң булган,иң уңган,иң дәрәҗәле тәрбияче Хөснуллина Илмира Садертдин кызының туган көне!

 Бәхет – ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге – кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк. Илмира Садертдиновна! Сезнең дә бүген бәхет чәчәгенең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күрегез , карагыз янәшәгезгә, үзегезгә, якыннарыгызга нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. Болар барысы да - сезнең тырышлык, сезнең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе. Кайчан гына сез әни белән әтинең кадерле кызы булсагыз, бүген инде тормыш иптәшегезнең сөеклесе, якыннарыгызның хөрмәтле туганы, үрнәк өлгесе. Барысы да: күпме шатлык – куаныч, хәсрәт, сабырлык,бәхеттән канатланып йөргән көннәр, йокысыз борчулы төннәр – һәммәсе дә узган. Бүгенге бәхетле көннәрегезне җиткерер өчен, шул бәхет чәчәге таҗларын күңелегезгә матур, якты, «мин бәхетле»- дип яңгыратырлык итеп җәйсен өчен узган. Узган ул, үткән – аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Шуңа да мин сезгә туган көнегездә киләчәкнең бүгенгедән дә матуррак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телим. Бар хыялларыгыз тормышка ашсын, тормыш иптәшегез янәшәсендә, балаларыгызның иң кадерле Әнисе булып саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түрегездәге бәхет очкыннары йөзегездә елмаю булып һәрчак балкып торсын.

Иң изге теләкләр теләп,Миңния.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев