САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Казанда “Бала соравы” көне булачак

2018 елның 1 июнендә Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле республика Министрлыклары һәм ведомстволары белән бергә Татарстан халыкларының дуслык йортында (Казан, Павлюхин урамы, 57нче йорт) гражданнарга  хокуклар ярдәме буенча “Бала соравы” көнен үткәрергә планлаштырыла.

Әлеге чараның максаты – гражданнарга балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре һәм мәнфәгатьләре буенча хокукый һәм юридик яктан ярдәм  итү. Әлеге чарада республиканың бала хокукларын тәэмин итү өлкәсендә хезмәт итүче  Министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау органнары, прокуратура, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре канашачак.

Әлеге көн кысаларында түбәндәге сорауларга киңәш, җавап алырга мөмкин: баланың тормышка булган хокукларын саклау,  тупас мөгамәләдән   яклау, сәламәтлеге, аның гаиләдә яшәргә хокукы булу, опека һәм попечительлек, мәгариф, социаль яклау, торак һәм мөлкәткә булган хокукларны, законлы мәнфәгатьләрне саклау мәсьәләләре һ.б. Алдан язылырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев