САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Кайнар линия» үткәрелә

Тәҗрибә күрсәткәнчә, армия сафларына чакырылучыларның хокуклары бозылуның бер сәбәбе – аларның хәрби хезмәт үтүгә кагылышлы законнарны, үзләренең хокукларын, саклану ысулларын белмәүләре.

Шул сәбәпле, аларга хокукый ярдәм күрсәтү, армиягә чакырылганда, хокуклары саклануны тәэмин итү максатыннан, 11  мартта хәрби хезмәткә чакырылу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшләячәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Хәрби комиссариат һәм Адвокатлар палатасы хезмәткәрләре армиягә чакырылучы яшьләрнең, аларның әти-әниләренең сорауларына җавап бирәчәкләр, бәхәсле хәлләргә ачыклыклар кертәчәкләр. “Кайнар линия”гә (843) 236-00-71 телефоны буенча 09.00 до 17.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев