САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иске Кәшер авыл җирлегендә "Авылда хуҗалык үсешенең кече формалары" дигән семинар-киңәшмә үтте

Иске Кәшер авыл җирлегендә "Авылда хуҗалык үсешенең кече формалары" дип аталган семинар-киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. - Әлеге төр семинар уздыру матур традициягә кереп бара. Узган ел без аны Карашай Саклау җирлегендә үткәргән идек. Бергә җыелып, киңәшләшү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәркемгә файдага гына булыр,...

Иске Кәшер авыл җирлегендә "Авылда хуҗалык үсешенең кече формалары" дип аталган семинар-киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

- Әлеге төр семинар уздыру матур традициягә кереп бара. Узган ел без аны Карашай Саклау җирлегендә үткәргән идек. Бергә җыелып, киңәшләшү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәркемгә файдага гына булыр, - диде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов районда терлекләр үрчетү, карау, аларның баш саннарын арттыруга юнәлдерелгән эшләр белән таныштырды, җирлекләрдә эшне җанландыру хакында сөйләде, чагыштырмача анализ ясады. Дәүләт программалары гамәлгә ашырылганда, аннан тиешле дәрәҗәдә файдалану кирәклеген район башлыгы да ассызыклап үтте.

Икенче көн тәртибе буенча - "Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклар арасында үткән конкурс нәтиҗәләре турында" сүз район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәевага бирелде. Семинар-киңәшмә кысаларында конкурста җиңгән 15 шәхси хуҗалыкка сыер саву аппаратлары тапшырылды. Җыелышта аппаратлар белән тәэмин итеп торучы "ДаМилк" җәмгыяте директоры Гүзәл Рахмеева да катнашты.

- Дүрт сыер, 5 бозавыбыз бар. Моңа кадәр саву аппараты юк иде. Ярдәм өчен зур рәхмәт. Сәламәт булсак, киләчәктә дә терлекләр санын киметмәскә исәп, - диде Сарайлы авылыннан Әлфинур Закирҗанова.

Бәйрәм уңаеннан, барлык хатын-кызларга да изге теләкләр белән чәчәк бәйләмнәре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Соңыннан киңәшмәдә катнашучылар Иске Кәшер авылында яшәүче Альбина, Разим Әмировларның шәхси хуҗалыгында булдылар, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Альбина Сабирова һәм Илнур Сибгатуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев