САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманның Татар Илеге елгасы буендагы ял паркының ачылу вакыты үзгәрде

Иртәгә, 10 сентябрьдә Сарман авылының Татар Илеге елгасы буенда ял паркы ачылачак. Тантаналы чара 10.30 сәгатьтә башланачак. Мәдәни-күңел ачу чаралары булачак. Алар арасында - викториналар, «Ачык микрофон», фольклор коллективлар чыгышлары һәм башкалар. Шул ук вакытта асфальтта рәсем ясау башлана, спорт чаралары үтәчәк. Теләгәннәр ГТО нормаларын тапшырып карый алачаклар. Мөмкинлекләре чикләнгән...

Иртәгә, 10 сентябрьдә Сарман авылының Татар Илеге елгасы буенда ял паркы ачылачак. Тантаналы чара 10.30 сәгатьтә башланачак.

Мәдәни-күңел ачу чаралары булачак. Алар арасында - викториналар, «Ачык микрофон», фольклор коллективлар чыгышлары һәм башкалар. Шул ук вакытта асфальтта рәсем ясау башлана, спорт чаралары үтәчәк. Теләгәннәр ГТО нормаларын тапшырып карый алачаклар.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Могҗизалар иле» дип исемләнгән мәйданчык булачак.

«Мәхәббәт һәм Татулык эскәмияләре», «Сәламәтлек эскәмияләре» оештырылачак. «Көчле Татарстан» агитмәйданчыгы эшләячәк, сәүдә нокталары булачак.

Игътибар! Чараларның вакытлары үзгәрүе ихтимал. Үзгәрешләрне белү өчен, sarman-rt.ru сайтыннан безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Алар турында без өстәмә хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев