САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №21-Газизов Миннегол

Газизов Миннегол Газиз улы 1924 нче  елның 12 нче гыйнварында Сарман районы Түбән Ләшәү авылында туган.

 

      Аңа унҗиде яшь тулганда  сугыш башлана. Ирләрне, яшь егетләрне атларга утыртып, Сарман военкоматыннан Бөгелмә вокзалына китерәләр. Аларны поездга утыртып, Казанга төшерәләр. Казаннан төрлесен төрле җиргә озаталар. Ул ике атналык шоферлар курсын тәмамлагач, сугыш учагына китә. Венгрия, Румыния, Чехословакиядә катнаша, машинада снарядлар ташый. Күп тапкырлар бомба “яңгыры” астында кала. Шуның берсендә снаряд шартлап, аяк, кул бармакларын өздерә. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң да, сугышның соңгы көненә кадәр үз хезмәтен дәвам итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп орден-медалләр белән бүләкләнә. Сугыш беткән көннәрне Чехословакидә каршылый. Сугыштан исән кайтып, колхозны күтәрүдә катнаша. Тракторда, комбайнда эшли, бригадир була. Барлык авыр хезмәтләрне башкара. Тату гаилә корып, авылның дәрәҗәле кешесе булып яши.

Бүгенге көндә Миннегол бабай безнең арада юк инде. Без, балалары, әткәебез яшәгән йортка кайтып аның уйнаган гармуннарын сузгалап, орден-медальларын карап, аны гел искә алабыз. Безгә рәхәт тормыш булсын, үз гомерләрен кызганмаган сугыш батырларына чиксез рәхмәтебез! Безгә дә, бездән соңгыларга да, андый авырлыклар булмаса иде диябез.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев