САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

I урынны Зур Нөркәй мәктәбе агитбригадасы яулады

Бүген – 17 февраль көнне Сарман гимназиясендә район мәктәпләре яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары арасында “Кызыл, сары, яшел!” дигән районкүләм агитбригадалар конкурсы үткәрелде. Ул районда балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтүгә багышланды.

Бәйгедә барлыгы 12 команда катнашты. I урынга – Зур Нөркәй, II урынга – Сарман гимназиясе, III урынга Җәлил икенче мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары агитбригадалары лаек булды. Чыгышлары белән аерылып торган тагын өч отряд агитбригадасы төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды. Иске Кәшер мәктәбе агитбригадасы – “Синең гомерең – синең кулларда”, Җәлил гимназиясе агитбригадасы – “Заман белән – бер аяктан”, Петровка Завод мәктәбе агитбригадасы “Куркынычсызлык проблемалары – Россия проблемалары” дигән номинацияләрдә иң тапкыры, иң көчлесе булдылар.
Җиңүчеләргә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Дәүләт бюджет учреждениесе Почет грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев