САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

“Сарман” кинотеатры бинасының икенче катында урнашкан “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Украинада хәрби операциядә катнашучы райондаш ир-егетләребезгә җибәрергә дигән һәртөрле ярдәм – азык-төлек, җылы кием-салым, медикаментлар, көндәлек кирәк-яраклары һәм башкалар биредә туплана. Теләге булган, игелек кылырга әзер һәркем үз өлешен кертә ала.


- Хәрбиләргә бүгенге көндә җылы киемнәр кирәк. Йон һәм җылы оекбашлар, термокиемнәр, флистан кофта һәм ыштаннар, башлыклар артык булмый. Алар өр-яңа булмаса да ярый. Юрган, свитерлар алып килүчеләр бар, егетләр аларны бик теләп кабул итәләр. Юеш салфеткаларга, кечкенә газ баллоннарына ихтыяҗ зур. Салкын тиюгә каршы дарулар, башка төрле медикаментлар да кирәк. Хәрби операциядә катнашучы егетләребездән хәбәрләр килеп тора, алар һәр ярдәмгә олы рәхмәтле. Барлык җыелган гуманитар ярдәм аларга барып җитә. Бу хакта ярдәм йөкләрен илтә баручы райондашларыбыз фото- һәм видеоотчет алып кайталар, - диде партиянең Сарман җирле бүлекчәсе сәркатибе Айназ Сафина. Хәрбиләргә индивидуаль тартмалар тутыруны да ул оештыра. Ярдәм җыю пунктында адреслы посылкалар да кабул ителә, хөрмәтле райондашлар.
Агымдагы елның 15 ноябре көнне райондашыбыз Рамил Юнысов хәрби егетләребез янына барырга әзерләнә. Аның белән дә элемтәгә керергә, адреслы ярдәм җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев