САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Зәкия апа 103 яшен бәйрәм итә

Районның иң өлкән кешесе - Карашай Саклау авылының хөрмәтле абыстае, легендар шәхесе Шәйдуллина Зәкия Насыйбулла кызына бүген, 10 июньдә, 103 яшь тулды.

Тарихи көне белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре һәм, Россия көне уңаеннан, күчтәнәчләр тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, җирлек башлыгы Вероника Хөсниева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да йөзьяшәр әбигә сихәт, кадер-хөрмәтле гомер теләделәр. Кадерле кешеләрен тәбрикләргә балалары, онык-оныкчыклары, бик күп туганнары җыелганнар, хәтта Мәскәүдән дә кайтканнар иде. Гармун моңнары белән капка төбеннән үк башланган бәйрәм рухы һәркемнең кәефен күтәрде, Зәкия әбинең теләкләре илһам өстәде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев