САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Югары Чыршылы авылында яшәүче Ногманова Наилә Гаптерәкыйп кызына бүген 90 яшь тулды

Олуг юбилее белән ветеранны авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм үз исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды.

 Наилә апа Кәүҗияк авылында гомер кичергән. Бүгенге көндә кызы Дамира, кияве Фәнил тәрбиясендә Чыршылыда яши. Алар, олы кызы Альфира, килене Гүзәлия дә Наилә апага сихәт гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр.
- Аллага шөкер, бер эштән дә курыкмадык: эшләдек тә эшләдек. Эшләмәгән эш калмады, колхоз рәисе булып кына эшләмәдем, - дип шаярта җор телле, тапкыр сүзле ветеран.
Балалары, оныклары бик яраталар, тәрбиялиләр үзен. Шуңа бүгенге тормышлары өчен сөенә, һәр яңа туган көнгә шөкерана кылып яши Наилә апа. Балаларына, киявенә олы рәхмәтен белдерә. Кияве, үз чиратында, матур теләкләрен җырга кушып бүләк итте.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев