САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Янурыста Накыя апа Таҗетдинованың юбилеен бәйрәм иттеләр 

95 яшьлек юбиляр кунакларны капка төбеннән үк каршы алды.


 Ә үзен хөрмәт итеп килүчеләр бик күп иде. Балалары, онык-оныкчыклары, туганнары кадерлеләренең шушы яшькә сау-сәламәт, үз акылында килеп җитүенә сөенәләр дә, аңа сокланалар да. Берсен дә күз уңыннан җибәрмәде Накыя апа, барлап кына торды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аны зур бәйрәме белән тәбрикләп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, социаль яклау бүлеге баш белгече Рәүфә Фәррахова да Накыя апага изге теләкләрен җиткерделәр. 
- Гомер буе яшелчәчелектә эшләдем, яшелчә ашап яшәдем, шуңа Аллаһы Тәгалә сәламәтлегемне дә биргәндер, бу яшькә кадәр яшәткәндер, - ди Накыя Гариф кызы. 
Үзе Мөслим районыннан булса да, яшәгән җирендә бәхетен тапкан ул. Каташ Каран авылы егете Ахунҗан абый белән Чита якларында ук танышып, шунда кавышып кайталар алар. 50 елга якын матур гомер кичерәләр, бер-берсен хөрмәт итеп, балаларга үрнәк булып яшиләр. 8 балага гомер бүләк итәләр. Кызганыч, бүгенге көндә уллары Ринат абый вафат, Ахунҗан абый да бакыйлыкка күчте. 22 онык, 28 оныкчык өчен дә Накыя апа – бик кадерле кеше. 
Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев