САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Якташыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды

Әлеге тантанада якташыбызга тагын бер олы бүләк – Россия Федерациясе Судьялар советының “Россия Федерациясе җәмәгать юстициясенә 20 ел” медале тапшырылды.

18 февраль көнне Казанда Татарстан Республикасы судларының 2020 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдән соң республика суд системасының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы уздырылды. Якташыбыз – Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы Салихов Җәүдәт Миргаҗәм улы югары бүләккә лаек булды – республика Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален тапшырды.
Киңәшмә үзенең эшен икенче көнне Татарстан Республикасы Югары суды атриумында дәвам итте. Әлеге тантанада якташыбызга тагын бер олы бүләк – Россия Федерациясе Судьялар советының “Россия Федерациясе җәмәгать юстициясенә 20 ел” медале тапшырылды. Без хөрмәтле якташыбыз Җәүдәт Миргаҗәмович белән горурланабыз, аны зур бүләкләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев