Вәсимә апага 95 яшь тулды
Кече Нөркәй авылында яшәүче тыл ветераны Нәҗмиева Вәсимә Мөгыйм кызы үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте.
Ветеранны район, җирлек җитәкчелеге тәбрикләде. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләде. Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Әсгать Сабитов, фидакарь хезмәте өчен рәхмәтен әйтеп, Вәсимә апага “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медале тапшырды. Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Диләрә Мөхәммәтова, авыл ветераннар советы рәисе Мөршидә Хәйбрахманова, балалары, оныклары да юбилярга аек акыл, сәламәт гомер теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев