САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Вәсилә апа 100 яшен бәйрәм итә

Түбән Ләшәү авылында яшәүче Юнысова Вәсилә Корбангали кызына бүген 100 яшь тулды.

Бер гасырлык олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырды. Район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, кызы, туганнары, онык-оныкчыклары да күңел җылысы бүләк иттеләр, кадер-хөрмәт күрсәттеләр.
- Озак яшәүнең сере юк. Авыр хезмәттә үтте гомер, 100гә җитәрмен дип, һич уйламадым, - диде йөъяшәр әби.
СөбханАлла, күз тимәсен, үз акылында, сыенда Вәсилә апа, соңгы өч елын кызы Зәрия тәрбиясендә яши.
Ветеранның тормыш юлы турында тулырак "Сарман" газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев