САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Ут эченә батыр йөрәклеләр генә керә

Ут эченә батыр йөрәклеләр генә керә.

Бүген – 30 апрельдә Янгын сакчылыгы көне билгеләп үтелә. Ул – кыю йөрәкле, үз-үзләрен аямыйча, ут тозагына эләккән кешеләрне, мал-мөлкәтне саклап калучы, курку белмәс кешеләрнең һөнәри бәйрәме.

Бүгенге янгын сакчылыгы – теләсә нинди шартларда эшли торган көчле система. Ул алдына куелган бурычларны үтәрлек  заманча техника белән коралландырылган. Биредә хезмәт куючыларның да төп бурычы – һәрвакыт сугышчан әзерлектә булу. Безнең 132нче Сарман, 32нче Җәлил һәм Зур Нөркәй аерым янгын посты хезмәткәрләре, ирекле янгынчылар кыюлык, түземлелек кебек сыйфатлар белән аерылып торалар.

Хөрмәтле коллегаларымны, янгын сакчылыгы ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Аларга авыр, әмма җаваплы эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим.

Радик Госманов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге баш инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев