САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Түбән Ләшәү авылында яшәүче Хуҗина Гөлчирә Габделхак кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аны истәлекле көне уңаеннан тәбрикләп, Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүләген тапшырды.

 Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин да юбилярга изге теләкләрен ирештерде. Гөлчирә апаны тәбрикләргә якыннары да җыелган иде. Язмышының авыр сынаулары алдында баш имәгән, изге күңелле булып калган Гөлчирә апа бүген дә тормышны яратып яши, һәр туган көнгә шөкерана кыла. Аның турында тулырак язманы газетаның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев