САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Татарстан матбугаты көне белән!

Бүген һәр кеше тормышында массакүләм мәгълүмат чаралары аеруча актуаль һәм әһәмиятле роль уйныйлар. Журналистлар хакимият һәм җәмгыять арасында арадашчылар, җәмәгатьчелек фикерен белдерүчеләр булып торалар.

Безнең тормыш шаулап аккан диңгезгә, ургып чыккан чишмәгә, кайнап торган вулканга тиң. Вакыйгаларны гадәти булмаган күзлектән бәян итү, үзенчәлекле стильдә язу һәм һәрнәрсәгә кабатланмас караш - журналистлык таланты шуларда чагыла да инде.
Һөнәри бәйрәмебез - Татарстан матбугаты көне уңаеннан, коллектив хезмәткәрләрен, хөрмәтле ветераннарыбызны, хәбәрчеләребезне, абунәчеләребезне ихластан тәбрик итәм. Барыбызга да иминлек, ныклы саулык, күңел тынычлыгы насыйп итсен. Максатларыбызга ирешүдә үҗәтлек, кызыклы очрашулар, оптимизм һәм могҗиза тудыручы бәхетле очракларның күбрәк булуын телим. Әлбәттә инде, безнең авыр, әмма дөньяда иң кызыклы һөнәребездә уңыш юлдаш булсын!
Альбина Сабирова, баш мөхәррир - үзәк җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев