САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сөлектә яшәүче Рәзинә апага 90 яшенә медаль кайткан

Яруллина Рәзинә Гыймазетдин кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее уңаеннан Мәскәүдә яшәүче улы, килене, оныклары аңа медаль алып кайтканнар. Биш бала әнисе “Ана даны” медалена лаек булган иде инде. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, куанычлы гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев