САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сөлектән Әбүзәр абый Яруллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Сөлек авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Яруллин Әбүзәр Хәбибрахман улына 90 яшь тулды.

Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлек бүләген аңа район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тапшырды. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова ветеранны юбилее белән ихлас күңелдән котладылар. Балалары, оныклары, туганнары, күршеләре дә Әбүзәр абыйга булган изге теләкләрен ирештерделәр. Ветеран хакында тулырак язма – Сарман газетасының алдагы саннарында.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X