САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Шәмселбанат апа Путинга рәхмәт әйтте

Урта Кәшер авылында кызы гаиләсендә гомер кичерүче Юнысова Шәмселбанат Нәгыймулла кызына февраль ахырында 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын бүләк итте.

- Путин җибәргән, дисезме? Менә бит, молодец, онытмаган мине дә. Мин дә бу зур бүләккә лаек булдым бит, - дип такмаклады юбиляр, бүләк алганга сөенеп.
Фәндәс Әнәсович ветеранга район башлыгы исеменнән истәлек бүләкләре һәм, тыл ветераны буларак, “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медале тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова, балалары, оныклары да тантана сәбәпчесенә сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев