САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сарманның "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрикли

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бүген без һөнәри бәйрәмебезне – Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәбез.

Җәмгыятьнең социаль яктан югары үсешкә ирешүе, гражданнарның яшәү шартларының сыйфатлы булуы һәм иртәгәге көнгә ышанычы нәкъ менә социаль хезмәткәрләргә дә бәйле. Сез һәркөнне катлаулы тормыш хәлләренә юлыкканнарга – ветераннарга, инвалидларга, күп балалы һәм матди хәле кыен булган гаиләләргә ярдәм кулы сузасыз, кайгыртучанлык күрсәтеп, аларның тормыш-көнкүрешләрен беразга булса да җиңеләйтергә тырышасыз. Бу хезмәтне башкару шәфкатьлелек, риясызлык сорый, ул — һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше, җан халәте дә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәрәкәт, имин тормыш телим.

 

Гөлнара Хуҗина, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев