САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сарманлылар туган көннәрен Дмитрий Медведев белән бергә билгеләп үтәләр

Бүген Россия премьер-министры туган көнен – 53 яшь тулган көнен билгеләп үтә.

 Райондашларыбыз – Сарман авылында яшәүче Ленар Халиков һәм Дүсем авылында яшәүче Рубис Шәйдуллинның да бүген – туган көннәре. Ә райондашларга матур-матур шигырьләре белән яхшы таныш Әшрафулла абый Зариповның бүген – гомер бәйрәме, аңа 70 яшь тула. 
Сентябрь – Кыз йолдызлыгына туры килә. Бу айда туучы ир-атлар кечкенә яшьтән үк үз-үзләрен тәэмин итәргә, гаиләгә ярдәм итәргә омтылалар. Аларның мөстәкыйльлеккә, бизнес һәм сәнгатькә сәләтле булулары, финансларны тәртип белән тота белүләре эшмәкәрлек эшчәнлекләрендә уңышлы чагыла. Ә менә алар эмоцияләрен бик үк тышка чыгарырга яратмыйлар. Хезмәт сөючәнлек һәм сабырлык – аларның иң яхшы сыйфатлары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X