САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сарманлылар Халыкара гаилә көнен бәйрәм итәләр 

Кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа. Ә бәхетле булу өчен, кешенең гаиләсе булырга тиеш.

Юкка гына, “Гаилә – бәхет ачкычы”, димиләрдер. Гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе. Милләтебезнең киләчәге дә гаиләләрдәге рухи кыйммәтләр белән үлчәнә. 
1994 елдан 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. 2008 ел исә илебездә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Шул елдан башлап, 8 июль көнен дә календарьга Гаилә мәхәббәте һәм гаилә бәхете көне дип теркәп куйдылар. 
Бүген 18.00 сәгатьтә район үзәгенең “Дулкын” бассейны артындагы ял паркында Халыкара гаилә көне уңаеннан бәйрәм оештырыла. Сезне дәртле җыр-бию, уен-көлке, күңелле дискәтүк көтә, хөрмәтле райондашлар.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев