САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сарманда яшәүче Җинан апа гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген Сарман авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мөхәммәтҗанова Фәхерлеҗинан Әхмәтҗан кызына 95 яшь тулды

Аны олы юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды. Җинан апаны котларга 28 ел тырыш хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан эш урыныннан – Сарман киноучреждениесеннән дә килгәннәр иде. Киноучреждение директоры Ринат Шәрәфетдинов коллектив исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, “Шәфкать” үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт курсүтү бүлеге мөдире Гүзәл Рәфыйкова, якыннары, күрше-тирәләре дә Җинан апага ихлас котлау сүзләрен ирештерделәр, ныклы сәламәтлек, шатлык-куаныч белән тагын күп еллар гомер кичерүен теләделәр. 
Җинан апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев