САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сарман Левитаны гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген — 3 ноябрь көнне районыбызның хөрмәтле кешесе — район матбугатына 50 ел гомерен багышлаган Гыймадиев Равил Мөбарәк улы 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Равил Мөбарәк улы Актаныш районының Актаныш авылында дөньяга килә. Ә балачагы Сарманда, табигатьнең гаҗәеп матур почмагына урнашкан Шәрләрәмә авылында үтә. 1957-1960 елларда армия сафларында укчы-радист булып хезмәт итә.

1961 елдан башлап, ул язмышын матбугат белән бәйли — ул вакытта «Югары уңыш өчен» исемен йөрткән район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1962 елның май аеннан «Югары уңыш өчен» Минзәлә районара газетасы белән берләштерелә, ләкин шул ук елның ахырында алар кабат мөстәкыйль газета буларак эшли башлыйлар. Равил Мөбарәк улы «Ленинчы» исемендә эшли башлаган район газетасын торгызуга зур өлеш кертә, аның партия эше бүлеген җитәкли, соңрак редакция каршында эшләүче радиотапшырулар бүлегендә корреспондент-диктор булып эшли, кабат газетага кайтып, җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1967 елда, читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1970 елдан — СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Равил абый тирән эчтәлекле, җиңел тел белән язылган, күңелгә үтеп керердәй язмалары, тәнкыйть мәкаләләре, җылылык белән сугарылган радиотапшырулары, ягымлы тавышы белән укучылар һәм тыңлаучылар күңелендә тирән эз калдыра. Ә хезмәттәшләре аны һәрвакыт якты йөзле, ярдәмчел, туры сүзле, төгәл булуы өчен хөрмәт итәләр. Гомумән, аның белән бергә эшләгән коллегалары күңелләрендә аның хакында бик күп җылы хатирәләр саклыйлар. Равил абый элекке елларда эшләп килгән төрле җәмгыятьләр эшчәнлегендә актив катнаша, бик яхшы пропагандист-лектор була, күп еллар редакциянең профсоюз комитетын җитәкли, бәйрәмнәрдә, өмәләрдә һәм башка чараларда башлап йөри. Аны хезмәттәшләре гаделлек сагында торучы, кимсетелгәннәрне яклаучы буларак та беләләр. Шунлыктан «Гадел Могыйн» кушаматы аңа Сарман Левитаны бик тиз ябышып кала. Равил абый шулай ук яшь талантларны үстерүгә, яшь хәбәрчеләрне тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә.

Күпьеллык нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен аңа «СССРның матбугат отличнигы» һәм «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Дистәләрчә еллар район Сабан туйларының алыштыргысыз комментаторы да була ул.

Лаеклы ялга 2010 елның 14 январеннән «Сарман» радиотапшырулар бүлеге мөдире вазифасыннан китә. Ләкин район тормышында актив катнашуын дәвам итә. Аның редакцияләвендә «Әлмәтем — гүзәл бишегем», «Без — авыл балалары», «Бәйгеләрдән — яңа гасырга» дигән китаплар бастырыла.

Аның хакында «районның аяклы тарихы» дип әйтергә дә мөмкин. Ул киң белемле, район тормышын һәм тарихын, аның кешеләрен яхшы белә, дөнья күләмендәге теләсәкайсы вакыйга турында үз фикере бар. Өстәвенә уникаль хәтергә ия. Ул бүгенге көндә дә безнең остазыбыз, акыллы киңәшчебез, актив хәбәрчебез булып тора.

Хөрмәтле Равил Мөбарәкович! Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, сәламәтлекнең ныклысын, гомернең иң озынын телибез. Тормышыгызның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Киләчәктә дә шундый ук шат күңелле, ихлас, ягымлы булып калыгыз! Балаларыгызның игелекләрен, оныкларыгызның куанычларын күреп, тормыш иптәшегез Рәмзия апа белән тигезлектә, тынычлыкта тагын бик күп еллар бәрәкәтле һәм хәерле гомер кичерергә насыйп булсын.

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Котлы булсын туган көнегез.
Йөзегездә нурлар балкып торсын,
Шау бәхеткә тулсын өегез!
 

Ихтирам һәм изге теләкләр белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев