САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Саклаубаш авылында яшәүче Рауза Нури кызы Харисовага 90 яшь тулды

Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина тәбрикләделәр, озын сихәт гомер теләделәр.

Фәндәс Әнәс улы Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге, “Илһамлы Сарман” китабын тапшырды.
- Китап укырга яратам мин. Гомерем китап, гәҗит арасында узды. Типографиядә, редакциядә, хат ташучы булып эшләдем, - диде Рауза апа.
Үзе дә 6 балалы гаиләдә үскән ветеран тормыш иптәше Мулланур белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, гаилә башлыгы белән бер улы вафат булганнар. Авырлыкны күп күргән, әмма сынатмаган Рауза апа һәр яңа көнгә сөенеп, үзен хөрмәтләгәнгә рәхмәтле булып гомер кичерә.
Тулырак газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев