САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз

Рәисә апа бүген үткәннәрне искә алды

Яхшыбай авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Кашапова Рәисә Фәрвәзетдин кызына бүген 95 яшь тулды.

Рәисә апа Яңа Саклау авылында туып-үсә. Үсмер чагы һәм яшьлеге авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килә. Гомер буе “Искра” колхозында төрле эшләрдә эшли. Тормыш иптәше Җәүдәт абый белән ике кыз һәм ике ул үстерәләр. Бүгенге көндә ул улы Ринат тәрбиясендә яши, башка балалары да төп йорт бусагасына тузан кундырмыйлар.
Олы юбилей көнендә Рәисә апа үткәннәрне, сугыш елларына туры килгән үсмер һәм яшьлек елларын искә алды.
Ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны шулай ук Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, җирлек башкарма комитеты хезмәткәре Ләйсәнә Баһманова, ветераннар советы рәисе Зина Якупова тәбрикләделәр, ветеранга иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев