САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Районның чик сакчыларын бәйрәм белән котлыйбыз

Русиядә чик саклау хезмәте 1918 елның 28 маенда оештырыла. 1958 елдан чик сакчылары көне дәүләт күләмендә үткәрелә башлый. Рәсәй Федерациясе Президенты Указы белән 1994 елдан башлап әлеге датаны ел саен 28 майда билгеләп үтәләр.

  • Хәрби хезмәтләрен чик буе гаскәрләрендә үткән район ир-егетләре күркәм традиция буенча бу көнне җыелалар.
    Бүгенге көндә районда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән 300гә якын ир-егет яши. Аларның бердәмлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә район үзәгендәге Ял паркында һәйкәл дә куелды. Шул истәлекле урынга килеп, быел да чик сакчылары үзләренең әләмнәрен күтәрделәр.
    Чик сакчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз. Гаилә бәхете, сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез. Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын!
  •  
    Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X