САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Райондашыбыз Өнип Гамиров олуг юбилеен билгеләп үтте

Авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән шәхес буларак, аңа иң элек район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев “ТАССР төзелүгә – 100 ел” истәлек билгесе һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Өнип Гамирҗан улы, 75 яшьлек юбилее уңаеннан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатына да лаек булды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре бүгенге көндә Сарманда яши, тормыш итпәше Фәүзия апа белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, инде өлкәннәр оныкларга карап куаналар.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X