САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район музее грантлы булды

Районның “Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее”, Президент Мәдәни инициативалар фонды тарафыннан оештырылган бәйгедә катнашып, грант отты.

 Бәйгедә катнашу өчен 12460 гариза керә, шуларның 11846ы экспертлар бәяләвенә тәкъдим ителә. Җиңүгә лаек булган 77 проект эчендә безнекеләрнең дә эше булуы куанычлы. Музей коллективының “Алар туган йортны саклаганнар” проекты 396 714 сум күләмендә дәүләт ярдәме табачак.
- Бу безнең өчен чираттагы җиңү генә түгел, ә әлеге юнәлештә бай тәҗрибә туплау да булды, - ди музей директоры Дания Кәшипова.
Конкурентлы көрәш киеренке була, чөнки грант алу мөмкинлеге заявка биргән 8 проект командасының берсенә генә бирелә. Безнекеләрнең җиңүе, һичшиксез, горурлык өчен сәбәп.

 

 
  • Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев